(Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе)
Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә.
Син сөйгән сиреньнәр,
Син күргән сиреньнәр —
Күңелемә иң якын бер нәрсә.
Җырларың тыңласам,
Син барны уйласам,
Күңелемне сүрелмәс моң сара.
Канатлар кайрылган,
Юлыбыз айрылган —
Без бергә булырга юк чара.
Мин җырлап юанам,
Гөлләргә күз салам.
Гөлләр дә: юксынма, түз, диләр.
Сызылып таң атканда,
Ал шәфәкъ батканда
Күзләрем тик сине эзлиләр.
Хайдар Бегичев еще тексты
Другие названия этого текста
- Хәйдәр Бигичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (1)
- Хайдар Бигичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (0)
- Хайдар Бегичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (0)
- Хайдар Бегичев - Кузлэрем тик сине эзлилэр (0)
- Зиля Сунгатуллина - Кузлэрем тик сине эзлилэр (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1