Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!
Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…
Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
Вакыттыр керергә өйләргә.
Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…
Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
Озаттык еракка, еракка!..
Озаттык аларны без еллар түренә,
Истәлек — җыр гына йөрәктә…
Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…
Халилова М.С ,Котдусова Д.,Ахметсафина Р.(11 А) еще тексты
Другие названия этого текста
- Равия,Дина,М.Саубановна - Саубуллашу вальсы (0)
- Резеда Шарафиева - Саубулашу вальсы (Минус) (0)
- Халилова М.С ,Котдусова Д.,Ахметсафина Р.(11 А) - Саубуллашу вальсы (0)
- Резеда - Саубуллашу (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1