Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Халык жыры - Талы - талы (минус)(Алмаз г. Сургут) | Текст песни

Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга яфрак бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.

Талы, талы, Талы бөгелеп тора.
Тагын бер күрәсе килә,
Үзәк өзелеп тора.

Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләреңә.

Талы, талы, Талы бөгелеп тора.
Тагын бер күрәсе килә,
Үзәк өзелеп тора.

Былбыл булсам, бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә-кич сайрар идем.

Талы, талы, Талы бөгелеп тора.
Тагын бер күрәсе килә,
Үзәк өзелеп тора.

Другие названия этого текста
  • Халык жыры - Талы - талы (минус)(Алмаз г. Сургут) (0)
  • Фәдис Ганиев и Лилия Биктимерова - Талы-талы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-