Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хамдуна Тимергалиева - Сары чэчэк | Текст песни

Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Сары чәчәкләрдән генә
Җыйыйм дидем гөлләмә.
Сөйгән ярым, сине генә
Сагынып көтәм көн дә.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.

Җырың чыңлады күңелемдә:
Сары чәчәк өзмәгез.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Өзәм әле сары чәчәк —
Барыбер ялгыз калдым мин.
Сары чәчәкләрне өзеп,
Сине искә алдым мин.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5
Видео
  • Репортаж со съемок клипа Айрата Сафина "Яшэ жирдэ" Репортаж со съемок клипа Айрата Сафина "Яшэ жирдэ"
    Адымнарнын. (выпуск 16.06.2012). Телерадиокомпания «Казань». Репортаж со съемок клипа Айрата Сафина "Яшэ жирдэ".