Минем сине, минем сине күрәсем килгән иде.
“Хәлең ничек, хәлең ничек?” – диясем килгән иде.
Күзләреңне, күзләреңне үбәсем килгән иде.
“Онытмадым, онытмадым!” - диясем килгән иде.
Минем сине, минем сине күрәсем килгән иде.
Сөймәгәнеңне белсәм дә, сөясем килгән иде.
Күзләреңне, күзләреңне үбәсем килгән иде.
“Син дә моңлы, мин дә моңлы” – диясем килгән иде.
Минем сине, минем сине күрәсем килгән иде.
“Ярат мине, ярат мине” – диясем килгән иде.
Күзләреңне, күзләреңне үбәсем килгән иде.
“Синдә мин бар, миндә син бар” – диясем килгән иде.
Хания Фархи еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1