Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хания Фархи - Кышкы чия (минус) | Текст песни

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтерелә хисләр кочагында.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.

Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.

Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Х Фархи Кышкы чия Х Фархи Кышкы чия
    Х Фархи Кышкы чия. Anfisa983 .... Татарская народная артистка Хания Фархи Биктагирова (LIVE)!!! - Duration: 27:17. by ...
  • Хания Фархи. Хания Фархи.
    Международный фестиваль башкирской и татарской песни им. Фариды Кудашевой "Дуслык моно" г Нефтекамск 5.04.2013.
  • Хания Фархи - Әлдермешкә кайтам әле Хания Фархи - Әлдермешкә кайтам әле
    Хания Фархи - Әлдермешкә кайтам әле (караоке ) Здравствуйте дорогие друзья, а есть у кого официальный ... Хания Фархи. Кышкы чия.
  • Фарида-Алсу - Тамчылар тамар чаклар Фарида-Алсу - Тамчылар тамар чаклар
    1:07:58. Play next; Play now. Хания Фархи. Кышкы чия... - Duration: 4:47. by ИЛДУС НИГАМАТУЛЛИН 6,010 ...