Исеңдәме, сиңа истәлеккә
Бүләк иткән идем кулъяулык?
Пар күгәрчен чигеп төшерсәм дә
Без барыбер бергә булмадык.
Онытылыр димә,
Онытырмын димә,
Йөрәгеңнән яздырам димә..
Пар күгәрчен уйный зәңгәр күктә -
Очкан кебек минем кулымнан.
Өметемне өзми көтәм сине,
Эзлим һаман кошлар юлыннан.
Пар күгәрчен чигеп төшерсәм дә
Без барыбер бергә булмадык.
Дымлы күзләремне басар өчен
Чиктем әле тагын кулъяулык.
Хания Фархи еще тексты
Другие названия этого текста
- Хәния Фәрхи - Онытылыр димә (0)
- Хания Фархи - Онытылыр димэ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2