Очраштык та уйнап кына, Гашыйк булдым чынлап сиңа Көтәм хәзер күрешүне, Минутлар санап кына Бәхетем син минем, Җаным, тәнем һәм өметем/рәхәтем. Дулкынланам, утта янам, Яратам, ни хәл итим? Уйлыйм сине иртә-кичен. Шатланам, елыйм-көләм Бәхетле буласым килә Тик синең, синең белән. Тормыш юллары катлаулы Уйсулы, сөйкәлтәле Син дә мине "Яратам, Яратам",- дип әйт әле.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2