1. Эндәшмә миңа,
Чакырма мине.
Мин бит еракта,
Хыял илендә.
Карлар каплаган
Төңге өйләрне
Һәм бу салкыннар
Бер ай кимендә.
К – та: Тәрәзәдә бизәкләр
Кыш бик оста,
Кыш бит рәссам.
Салкын утлы зәһәр сугыш
Тик без исән.
Төн һәм хыял – игезәкләр,
Төн бик ялгыз,
Төн бик озын.
Бирер микән бүләккә
Йолдызын ?
2. Күзләрдз йолдыз,
Аяк асты боз,
Ләкин йөрәктә,
Тирәндә ялкын.
Кояшны көтеп,
Күңелне өтеп
Радиодулкын:
“Хаман да салкын".
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1