Инде, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Син гомер ит исән-сау гына!
Авырлык курден син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!
Күңелем ул чакны
Юксына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничеклөр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!
Х.Бигичев еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1