http://vk.com/tat_folk
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..
Хәйдәр Бегичев еще тексты
Другие названия этого текста
- Хәйдәр Бегичев - Җилфер-җилфер җил искәндә (0)
- Миргарифан Ханнанов - Җилфер-җилфер җил искәндә (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1