http://vk.com/tat_folk
Тилмереп көткән яшьлекләр үткән,
Оныткансыңдыр син мине күптән.
Оныткансыңдыр...Соңдыр шул, соңдыр.
Язмышлар шулдыр, ялгышлар шулдыр.
Син инде мине уйламыйсыңдыр,
Ул да уйламый, дип уйлыйсыңдыр.
Уйламыйсыңдыр...Соңдыр шул,соңдыр.
Язмышлар шулдыр, ялгышлар шулдыр.
Яратмыйсыңдыр,яратсаң әгәр,
Килгәләр иде синнән бер хәбәр.
Яратмыйсыңдыр...Соңдыр шул,соңдыр.
Язмышлар шулдыр,ялгышлар шулдыр.
Хәйдәр Бегичев еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1