Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәйдәр Бигичев - Күзләрем тик сине эзлиләр | Текст песни

(Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе)

Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә.

Син сөйгән сиреньнәр,
Син күргән сиреньнәр —
Күңелемә иң якын бер нәрсә.

Җырларың тыңласам,
Син барны уйласам,
Күңелемне сүрелмәс моң сара.
Канатлар кайрылган,
Юлыбыз айрылган —
Без бергә булырга юк чара.

Мин җырлап юанам,
Гөлләргә күз салам.
Гөлләр дә: юксынма, түз, диләр.

Сызылып таң атканда,
Ал шәфәкъ батканда
Күзләрем тик сине эзлиләр.

Другие названия этого текста
  • Хәйдәр Бигичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (1)
  • Хайдар Бигичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (0)
  • Хайдар Бегичев - Күзләрем тик сине эзлиләр (0)
  • Хайдар Бегичев - Кузлэрем тик сине эзлилэр (0)
  • Зиля Сунгатуллина - Кузлэрем тик сине эзлилэр (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-