Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәмдүнә Тимергалиева - Бәхет юллары | Текст песни

Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Яктыра матур уйлардан.
Нинди серләр бардыр офыкта? —
Чакыра әллә кайларга.

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Илем иркен, юллар киң, озын,
Иге-чиге юк юлларның.
Тели күңелем һәр кешенең
Җирдә бәхетле булганын.

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?

Юлда йөрсәм, никтер күңелем
Очар коштай канатлана.
Әйтерсең лә балачагым
Һәм яшьлегем кабатлана!

Юлга чыксам, җырлап барам,
Моң уяна йөрәкләрдә.
Әллә сөйгән ярым көтә микән,
Көтә бәхет дигән төбәкләрдә?
Источник: http://erlar.ru/node/495

Хәмдүнә Тимергалиева еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-