Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәмитова Лилия - Арча кичләре | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Арча кичләре
Сара Садыйкова көе Мостафа Ногман сүзләре

Арчаларга озата килдем
Мин сине зәңгәр кичтә.
Зәңгәр кичләр синсез нишләр,
Күңелдән китмәс һич тә.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Кайларга барып чыксам да,
Истә калыр гомергә.
Йолдызлар белән серләшеп,
Таңнар аттырган бергә.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Киткән чакларыңда нигә
Әйләнеп карамадың?
Җилфердәп барган чәчеңнән
Күзләрем алалмадым.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.

Серле күзләрең тутырып
Карыйсың кемнәргә син?
Яннарымда булсаң иде
Ямансу көннәрдә син.

Арча кичләре,
Сагыну хисләре.
Сине уйлап йөрәгем
Әллә нишләде.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-