Диңгез сулары артадыр,
Елгалар ага, ага?
Ярсып-ярсып диңгез шаулый,
Шомнар салып дөнъяга.
Диңгезләр ярсып-ярсып шауламас
Хәтәр ачы җилләр исмәсә.
Кеше хәлен - кеше белми,
Үз башкайларына төшмәсә.
Санмыйча әйтә алмыйм
Күпме диңгезләр барын.
Сусаган да эчеп булмый
Тозлы диңгез суларын.
Диңгезләр ярсып-ярсып шауламас
Хәтәр ачы җилләр исмәсә.
Кеше хәлен - кеше белми,
Үз башкайларына төшмәсә.
Бөркет ояларын кора
Биек тауларга гына.
Кеше, мескен, дөнъя гизеп
Йөрми кайларда гына.
Диңгезләр ярсып-ярсып шауламас
Хәтәр ачы җилләр исмәсә.
Кеше хәлен - кеше белми,
Үз башкайларына төшмәсә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1