Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәния Фәрхи - Төньяк җыры | Текст песни

Тын елгада томан йөзә иде,
Акты елга гомер аккандай.
Җидегән йолдыз, әллә гашыйк булып,
Якты янып узды багайдай.

Тормыш юлы безне аерса да,
Син бер йолдыз-миңа син ерак.
Очар идем җилләр канатында,
Җилләр исте-калдым соңгарак.

Икәү йөрдек, куеп иңне иңгә,
Күләгәгә тигән күләгә.
Ай да безгә якын сердәшчедәй
Төсле нурын сузды бүләккә.

Сагынырга калды гомеремә
Зәңгәр кичләр, матур ак төннәр.
Һаман якты тоела йөрәгемә
Җырда калган бәхетле көннәр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-