Инде ничәнче тапкыр директор мине чакыра, Нигә инде ул безнең арабызга кысыла? Эшен эшләсен иде, тик ул миңа караган, Әйтерсең лә алдында читлектәге арыслан. Тату түгел башы белән. Нишләрсең? Ярап булмас. Миңа карый. Белеп булмый нәрсә уйлый, аңлап булмый.
Кара малай. Мм. Укытучы апа бит ул. Әйе. Бераз уйла. Ул кылануны, дустым, куй. Ата-анаң белсә? О-оу. Сиңа бирерләр кирәкне. Аңла малай, ачуландырма син мине. Аңлыйм. Кыскасы, бу минем соңгы кисәтүем. Мм. Ташла аны. Ул кызый бары тик минем.
Кабинеттан тайгач, тик мин шунда төшендем, Директор да ярата, булса иде бу төшем. Менә минем чибәрем тагы шунда юнәлде, Менә нигә икән ул бу мәктәпкә эләкте?