Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хрень (Дина Мигдал) - Ты думал,что я не замечу | Текст песни

Сәләт Болгар 2012 тәкъдим итә!!! =)
1.
Җәйнең бер көнендә
Кояш эссесендә
Килдек без сиңа, Болгар.
Бабалар эзеннэн
Бергәләп утәргә
Салырга яңа юллар.
Сигез таҗлы йолдыз
Бизи күгебезне
Берләштерде бүген
изге җирдә безне.
Сәлкеш-әйдаман
Әзер һәрчак алар
Бергә янарга!

КУШЫМТА
Сәләт, Сәләт-Болгарым,
Сиңа кайтадыр уйларым.
Шанлы тарихта эзлебез,
Сәләт-Болгар, күрегез!
Сәләт, Сәләт-Болгарым,
Сәлкеш һәм әйдаманнарым
Мәхәббәтеңне тояр,
Сәләт-Болгар - иң шәп алан!

2. Ераклардан килеп
Уйнап, җырлап биеп
Кенә монда йөрмибез.
Кызык очрашулар
Җирдә казынулар
Башкарабыз үзебез.
Йөзек кашы булып
Балкый шәхри кала
Йөрекләргә кунып
Мәңге шунда кала.
Чакыра сәлкешне
Яңа ачышларга
Без бүген Болгарда.

2. КУШЫМТА шул ук.

3. Килдек Сәләткә
Килдек без Болгарга
Егетләр-кызлар
Абыйлар-апалар.
Таң арты таңнар
Яктырыр алга да
Без - Болгар!
Җиһаннын нуры сирпелә йөзләргә
Сәләт әләме җилферди җилләрдә.
Сәләт доньясы – безнең дөнья
Йөрәкләребез бергә яна.
Сәлкеш, омтыл биеклеккә!
Сәлкеш, омтыл гүзәллеккә!
Сәлкеш-әйдаман,
Сәләтне яратам,
Бабалар тарихын яңартам!

КУШЫМТА шул ук


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-