Бер син генә түгел лә – ул миңа болай караган,
Керфекләрен тарак итеп күз нурларын тараган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай омтылган,
Сагышлы чагымны күреп күзләренә моң тулган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Бер син генә түгел лә – ул миңа болай сүз дәшкән,
Акыллы киңәшләр биреп бәхет юлы эзләшкән.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
Хыял еще тексты
Другие названия этого текста
- Хыял - Бер син генә (1)
- ♫ Зө-ләй-лә - Бер син генэ (0)
- Хыял - Бер син генэ (самая прекрасная ПЕСНЯ!!!!!!!!!!!!!!!))) (0)
- Зо-Лэй-Лэ - Бер син генэ (0)
- ♫ Зө-ләй-лә - Бер син генэ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1