Авылым минем Олы Кибәче.
Чит җирләргә китеп яшәсәмдә
Килә сезне, өзелеп күрәсе.
Ашыга-ашыга кайтам авылыма
Туган ягым Олы Кибэче
Ераклардан сезне сагынып кайтам
Авылым минем Олы Кибәче.
Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан,
Җиде җирдән, салкын чишмәсе
К-та
Сагындырды гүзәл туган ягым
Авылым минем , Олы Кибәче
Эшчән халкым,газиз туганнарым,
Килә сезне кайтып күрәсе.
Искә төшә минем "Шахи" тавы,
Киң басулар ,елга " Юәшкә"
Мишә буе, кушылдыгы "НЫСЫ"
Уйнап үскән урам " Бәрнәшкә"
"К-та
Сагындырды гүзәл туган ягым,
Авылым минем Олы Кибәче
Әти-энием минем ,туганнарым,
Килә сезне кайтып күрәсе
Кайда калды минем җиләк җыйган,
Печән чапкан ,таныш урманнар.
Бигрәк якын миңа,биш урамым
"Чия" тавы , олы болыннар.
К-та
Сагындырды гүзәл туган ягым
Авылым минем Олы Кибәче
Классташлар, минем авылдашлар,
Килә сезне кайтып күрәсе .
6.11.2013.Яр Чаллы. Ф.Хабибуллин
Хэлим Хабибуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1