Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтерелә хисләр кочагында.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күкрәгемә кысып җылытырмын,
Чиям, дидең, сине өшетмәм.
Мондый татлы, назлы сүзләрне бит
Мин тик тәүге тапкыр ишетәм.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Иреннәрдә баллы чия тәме,
Эрим кебек синең кочагыңда.
Әмма күрмим яуган карларны да,
Җитәкләшеп үткән парларны да
Син бит миңа бүген сөям, дидең,
Кыш көнендә пешкән чиям, дидең.
Хэния Фэрхи еще тексты
Другие названия этого текста
- Хэния Фэрхи - Кышкы чия (2)
- ФАТТАХОВА ЗУЛЬФИНА - КЫШКЫ ЧИЯ (0)
- Хания Фархи - Кышкы чия . татар (0)
- Хэния Фэрхи - Кышкы чия(минус) (0)
- Хания Фархи - Кышкы чия (минус) (0)
- Хания Фархи - Кыш конендэ пешкэн чиям диден (0)
- Galyun'ka - Кышкы чия (0)
- Хания Фархи - Ҡышкы сейә (0)
- Хәния Фәрхи - Кышкы чия (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2