Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хэния Фэрхи - Уземэ каратам | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Мине күрмичә йөрисең
Мин син дип янам.
Сиңа булган мәхәббәтем
Сүрелми һаман.
Көннәрендә сине уйлыйм,
Уйлыйм төнен дә.
Китмәс өчен кердеңмени
Минем күңелгә?
Синең хакта уйлап кына
Туа яңа таң.
Мин бит сине, мин бит сине
Шундый яратам.
Тизрәк бергә булыйк инде,
Түзми бит йөрәк.
Беркемгә дә бирмәм сине
Тагы ни кирәк?
Нәрсә көтәсең инде син,
Кемне көтәсең?
Тизләтәсең килми мени
Бәхет иртәсен?
Уңга карап, сулга карап
Бәхет эзлисең.
Эзләгәнең бәлки миндер,
Ә син күрмисең...
Кушымта Мин бит сине, мин бит сине
Шундый яратам.
Хыялымда сине көн дә
Үземә каратам.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-