1. Күңелеңне кинәт моң-зар басса,
чит-ятларга сөйләп бушанма,
Ышан бары керсез мәхәбәткә,
бир минутлык һискә ышанма
Кушымта:
Көзләр җитсә,гыйшык алмагачым
биш гашыйкка бирер биш алма
ышан бары йөрәк авазыңа
буш сүзләргә зинһар ышанма!
2 Бер ялгыштым диеп каушап калма
адашма син гомер бакчаңда
ышан бары үзең сөйгән ярга
кеше сөйгән ярга ышанма
3 Ачма иркәм,ачма тәрәзәңне
кар буранлы салкын кыш анда
ышан бары иһлас күңелләргә
иһлас түгелләргә ышанма
Хэния Фэрхи еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2