Канаты юк димәсеннәр, Миндә дә бар пар канатлар- Берсе-хыял, берсе-өмет, Пар канатлар, пар канатлар... Тәндә җаным бар чагында Иреннәрем гел кабатлар: "Күтәрелик,очыйк әле, Бездә дә бар пар канатлар". Әллә мине үпмәгәннәр дисезме, Әллә мине көтмәгәннәр дисезме, Сөю хисен кичермәгән дисезме, Кайнар тәннән исермәгән дисезме, Мәхәббәттә адашмаган дисезме, Ычкынмаган һәм шашмаган дисезме, Инде хәзер кабатланмас дисезме, Шушы юлга кабат басмам дисезме? Ялгышасыз!..
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1