Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ч - мәгъсүмә бәете | Текст песни

Бисмилләхи вә билләхи, җитте корбан гаете
Без әйтәбез, сез тыңлагыз Мәгъсүмә кыз бәете.
Мәгъсүмә ятим калып матур булып үскән ул,
Матур булып шул муллага яхшы хезмәт иткән ул.

Карама дуга җиз боҗра, становой атында
Становой нигә килгән, Мәгъсүмә хакында.
Становойның дугасы кояш кебек ялтырый,
Үрәдник җавап алганда Хәбир мулла калтырый.

Хәбир мулла түбәсеннән канлы чалбар тапканнар,
Маһибиби абыстайны баструкка япканнар.
Хәбир мулла ил мулласы капка төбен саклыйдыр,
Хәбир мулла кыз үтергән, куяр җирен тапмыйдыр.

Хан юлыннан дүрт эт кайта, дүртесе дә котырган
Хәбир мулла хезмәтчесен, эшче кызын үтергән.
Мәгъсүмә ник кайтмыйсың туганнарың өйенә,
Баш котылды бәладин дип Хәбир мулла сөенә.

Хәбир мулла кесәсенә вак акчалар тутырган
Мәрхүмәкәй Мәгъсүмәне абзарында үтергән
Бисмилләхи вә билләхи үтте корбан гаете,
Без әйттек сез тыңладыгыз Мәгъсүмә кыз бәете.

Другие названия этого текста
  • Чатнаган - Мәгъсүмә бәете (0)
  • ч - мәгъсүмә бәете (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-