Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чәчкә - Гафу ит сиң мине | Текст песни

"Гафу ит син имне."

Гафу ит син мине,яшьлегемнең гөле,
Ул чагында кылган ялгышка.
Юкка көнләшүне,синнән читләшүне
Аңладым шул бик соң тормышта.

Кушымта:
Гомерләр тиз узар,кичер мине зинһар
Гонаһлы мин синең каршыңда.
Тугры сүзләрең дә,моңсу күзләрең дә
Төшләремә кереп алҗытма.

Гафу ит син мине,сүнгән өметеңне
Хыялыңны төргән томанга.
Назлап күңелеңне,тәүге сөюеңне
Салган өчен бердән моңнарга.

Гафу ит син мине,инде ятлар гөле
Бәхетле бул алда тормышта.
Уйларыңда кайчак яшьлегеңә кайтсам
Безнең сөюләрне онытма

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-