Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чәчкә - Күгәрчен/Эллэ инде синен янен,кугэрсенгэ эуерелеп.../..../ | Текст песни

Иртән иртүк бер күгәрчен
Тәрәзәмә бәргәләнә- талпына керергә.
Шушы көнне хәбәр килде:
Балачак дустымның гомере өзелгән.

Әллә инде синең җаның күгәрченгә әверелеп
Хушлашырга килде микән минем яныма?
Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең.
Җаныкаең очып йори, урын тапмый шуңа.

Ни әйтергә тели соң ул
Күзләре дә синекедәй карый моңаеп..
Әллә яшьлекне искә төшереп
Сойләшергә тели микән куеныма сыенып?

Әллә инде синең җаның күгәрченгә әверелеп
Хушлашырга килде микән минем яныма?
Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең.
Җаныкаең очып йори, урын тапмый шуңа..

Уйладыңмы син, эх дускаем,
Балаларың, якыннарың, минем турында?
Онытмамын сине беркайчан да
Искә алырмын шушы җырымда.

Әллә инде синең җаның күгәрченгә әверелеп
Хушлашырга килде микән минем яныма?
Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең.
Җаныкаең очып йори, урын тапмый шуңа..

Другие названия этого текста
  • Чәчкә - Күгәрчен (0)
  • Чәчкә - Күгәрчен/Эллэ инде синен янен,кугэрсенгэ эуерелеп.../..../ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-