Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да.