- Тексты песен
- Чулпан Зиннэтуллина
- Күрешүләр-очрашулар Күңелле дә читен дә. Җыелдык өйнең түрендә Елның матур кичендә. Туганым,йортыңа кайгы кермәсен, Гөрләп торсын өй тү
Күрешүләр-очрашулар
Күңелле дә читен дә.
Җыелдык өйнең түрендә
Елның матур кичендә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Җыелышкан туганнарың,
Бәйрәмең күркәм икән.
Чын йөрәктән изге итеп
Теләкләр теләп үтә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Язылганмы язмышларга
Без барыбер күрәчәк.
Үткәннәр үткәндә калсын
Якты булсын киләчәк.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Чулпан Зиннэтуллина еще тексты
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1