Син хезмәткә киткән чагында
Кайтырмын дип киткән идең бит.
Кайтты бары кара табутың,
Табутларың кайтты, үзең юк.
Кайтырмын дип киттең, кайтмадың.
Өзелеп лә көтәм,кайт,җаным.
Кайтмассыңны белгән килеш тә,
Кайтуыңны көткән чакларым.
Көтмә, диләр, инде син аны,
Өзелде бит гомер юллары.
Юк, өзелми өмет, өзелми,
Үлемнәрдән сөю югары.
Безнең якта әле тынычлык,
Кан коешлар бездән еракта.
Ерактагы барган сугышның
Яралары әрни йөрәктә.
Чулпан Йосыпова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1