Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чулпан Әхмәтҗанова - Әллә ялгыштык микән? | Текст песни

Кичләр килде сүрелеп,
Гөлләр өздем үрелеп.
Сиңа әйтер сүзем калды,
Шул гөлләргә төрелеп.

Җәйге кич тып-тын иде,
Тирә-юнь гел моң иде.
Әйтер сүземне әйтергә
Соң, дидем, шул соң инде.

Кәккүк тавышын тыңлый-тыңлый
Су буйларын урадык.
Җәйге кичнең моңсулыгын
Аерылуга юрадык.

Шундый кичне елый-елый
Ник аерылыштык икән?
Очрашмаска сүз куешып
Әллә ялгыштык микән?..

Иртәгесен чыклар төште
Яраткан гөлләремә.
Күзләреңнең моңсулыгы
Калды гомерләремә.

Очраштык без бүген дә,
Гомеребез көзендә.
Сагыш күрдем, ачы сагыш
Синең моңсу йөзеңдә.

Яшьлегез таңнарында
Ник аерылыштык икән?
Очрашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?..

Другие названия этого текста
  • Чулпан Әхмәтҗанова - Әллә ялгыштык микән? (0)
  • Чулпан Әхмәтҗанова - Әллә ялгыштык микән? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-