Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чулпан Әхмәтҗанова - Нигә югалды болай эзләрең? | Текст песни

Кайтырмын дип киткән идең,
Бәхет вәгъдә иткән идең,
Оныттыңмы биргән сүзләрең?
Кар-бураннар куды микән,
Язгы сулар юды микән,
Ник югалды болай эзләрең?

Күңелемнән ничек куйыйм,
Җаннарымнан ничек җуйыйм,
Күңелем һаман сине көтә бит.
Вәгъдәсез яр нигә кирәк,
Оныт аны, оныт йөрәк!
Яшь гомерем зая үтә бит.

Кошлар кайта, кошлар китә,
Гомеркәйләр һаман үтә
Аккан сулар кебек тын гына.
Язлар бәхет алып килми,
Якты таңнар шатлык бирми,
Күңелемдә сагыш-моң гына.

Другие названия этого текста
  • Чулпан Әхмәтҗанова - Нигә югалды болай эзләрең? (0)
  • Чулпан Әхмәтҗанова - Нигә югалды болай эзләрең? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-