Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Шакур feat Ittifag - Серлэухэсез | Текст песни

Ittifak feat Шакур — Сэрлэухэсез

Сәрләүхәсез

«Мин сине сөйгәндә син кемне яраттың?...»
Бу сорау өстенә ничәмә кар ятты,
Ничәмә эреде, әйләнде ул парга...
Без һаман элекке – һаман да без ярлар.

Безнең өй, мин беләм, һич җәннәт түгелдер –
Бөрешкән мендәргә күпме яшь түгелде,
Кандагы кайнарлык назларны киптерде.
Нишлисең? Тормыш бу! Син – тере. Мин – тере...

Йөрәкләр авырта... Сәбәпләр төрледер.
Кайчакта гади сүз куркыныч серледер.
Кайчакта гайбәтнең агулы энәсе
Хисләргә яман чир чигәдер, күрәсең...

Кешедә иң бөек хис нәрсә дигәндә,
«Көнләшү!» дип әйтә курыкмый бу бәндә.
Мин аны татыймын... Син аны татыйсың...
Күнеккән чәчәкнең тату ул ят исен...

Ә бәхет дигәннең һәркемдә үзенчә.
Ә безнең — безнеңчә! - дип әйттем мин ничә.
«Ә безнең — безнеңчә» нәрсә ул дисеңме?
Ул — синең җисемең һәм минем исемем...

Артта юл озынрак... Алда юл кыскарак.
Җан, шуны күрептер, яшәүдә остара.
Ә яшәү ул — сөю! Мәңгелек формула!
Һәм моны оныткан соң чиктә хур була...

Үпкәләр, үпкәләр! Кемнәрне өтмәгән!
Чүмечләп эчтек без, чамалыйм – бетмәгән,
Бетәчәк тә түгел, бетмәсен, үтмәсен –
Җансызлар гына тик булалар үпкәсез.

Син хаклы. Мин хаклы. Икебез дә хаксыз.
Була ул еш кына: җөп уйлар, ә так сүз.
Шуңадыр, мөгаен, җаннарны аралап,
Ярыкка чөй сугып, шик-шөбһә ярала.

Күктә янды йолдызлар, мине көтэ төн урам,
Йөрэгемнең ярсыу, ул кайтмас, тынычлан
Йөрегем, елама, күңелем, ашкынма
Мин кабат җиңелдем, җиңелдем язмышка

Синең күз яшләрең, кипте эзлер калдырып
Ул эзләр төзелмәс хаталар, толксыз
Син йолдыз, мин йолдыз, без сүндек ашыгып
Эзләмә эзләрне, без җиргэ атылыдык.

Шаулап ява яңгырлар, күз яшләрең туктаусыз,
Көлгэ көйде мәхәббәт – яңа яра, авыр сүз
Ялгыз үтә көннәрем, ул бит мине ишетә
Әммә, үтте мәхәббәт – ул бит килә, дә китә

Юк синең гаибең, мин үтенәм, елама
Әйтәле, нинди мәгнә дуслар булып калырга
Сөйгән ярың бүләге – алтын балдак кулыңда
Тәүге кабат мин ялгыз Иделнең ярында.

Син мине сөйгәндә мин кемне яраттым?
Мин җанны бүлгәләп галәмгә тараттым.
Иң матур кисәген кем алган? Бу сорау
Канымны кайната, җелекне суыра...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-