Юк, бу көннәр кабатланмас. Минем кыйблам, минем бәхет илем. Юк, алар безне искә алмас Тик хәтерләребез ирекле иде.
Яшь йолдызлар, йолдыз черек, бик тиз ега Балык баштан чери диләр, шулай ук бу очракта Чын кешеләр сирәк, тик алар бар, миннән хөрмәт! Монда минем кешеләрем, якыннарым, энекәшләр. Интернетта хэйтэрлар, саный кеше гонаһларын. Мин явызлык фәрештәсе, алар изге, мин аңладым. Кабат авыр уяндым, кичәге кич күз алдымда. Кофе, шикәр һәм төтен, әйе, минем заманам.
Юк, бу көннәр кабатланмас. Минем кыйблам, минем шатлык илем . Юк, алар безне искә алмас Тик хәтерләребез ирекле иде.
Без үзебез килмәдек, безне вакыт сайлады. Квартал, декабрь, угро, тик бу мине туктатмады. Кокс әйләнде модага, пафос төнге клубларда. Һәм мин күрәм бу хәлне уза гаша узганда. Виски һәм кола, блю, Керассо һәм абсент. Һәркем сайлый үзенекен, әмма ала кешенекен. Әйе, бу минем заманам, минем иң курыккан төшем. Әмма төшләр чынга аша, безне сынап карар өчен. 9 катлы йортларда газапларда үтә яшьлек. Һәм мин моны күреп үстем – язмыш чыннанда рәхимсез. Кабат үземне юатам – барысыда яхшы булыр, Әмма ышанычым сүнә таба алмыйча чыгу юлын. Газетада сары статья, каһәр . . . журналистлар. Алар акча диеп үлә ышандыр ялганга. Бар булганын күрә торып мин уйланып карап торам: Пафос акча һәм ялган, әйе, бу минем заманам!
Юк, бу көннәр кабатланмас. Бу көннәр кабатланмас. Бу көннәр кабатланмас. Алар безне искә алмак. Алар безне искә алмас. Тик хәтерләребез ирекле иде. Яшь идек, әйе, юләр идек. Тик бары бары-бер, бары бары-бер, яшәдек. Тик тымалдан яшәп, үкенмәдек. Ашыгып, йөгереп кабынып, Басып тарих битләренддә булып һәм югалып, Дустым без яшь идек, әйе, әйе, юләр идек.
Юк, бу көннәр кабатланмас. Минем кыйблам, минем бәхет илем. Юк, алар безне искә алмас Тик хәтерләребез ирекле иде.