Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Шакур-Сөмбел Билалова - Ул кайтмас | Текст песни

Мин ышанып бетә алмыйм
Сине бүтән күрмәвемә,
Мин адаштым,мин бушлыкта
Һәм мин аңлый алмыйм:нигә?
Язмыш безне аерды,
Мин канатсыз кош сыман,
Синсез салкын бу дөньяда,
Мин гөлләрдәй боегам.
Синсез авыр үтә көннәр
Ашыкмыйча,азаплап;
Ә төннәрен йоклап булмый,
Йоклап булмый сине уйлап....
Җаным,үтте ике ай
Йөрәгең туктаганга
Һәм мин белмим,ничек кенә
Сине кире кайтарырга...
Җәйләр кабат алыштырды язны,
Тик син янымда юк бүтән җаным....
Мин моңа ышанып бетә алмыйм...
 ....Тик бел,әкрен җилләр искәндә,
Җылы яңгыр яуганда,
Бу мин,бу мин сине назлыйм....
Мин һәрвакыт карыйм күккә
Һәм үтенеп сорыйм:"Кайтар!",
Зинһар кайтар аны кире,
Мин түзә алмыйм бу сагышка.
Мин үземә урын тапмыйм
Һәм мин белмим нишләргә,
Минем көчем җитмәс сыман
Алга таба яшәргә.
Күзләремә яшь тула
Бәхетле пар күргән саен,
Мин җиһанны гизәр идем
Үткәннәргә кайтыр өчен.
Безнең моңсу әсәр тәмам,
Аның соңгы битендә
Синең соңгы сүзләрең:
"Мин үтенәм синнән,яшә..."
....Мин юата алмасам да сине
Җаным,мин яныңда,
Мин озын юллар үттем,
Гомер юлым кыска булса да...
 Мин гел каядыр ашыктым,
Яннарыңда бик әз булып,
Һәм мин хәзер үкенәм.
Әмма булмый кире кайтып,
Мин явырмын яңгыр булып
Җәен синең кулларыңа,
Мин явырмын карлар булып,
Синең йөргән юлларыңа.
Сакла безнең көннәрне
Йөрәгеңнең түрендә,
Без күрешербез әле
Берәр көнне,хәтерлә...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-