Бар дөнья ак кына, Күңелләр шат кына
Коела, коела ап-ак кар.
Ак уйнак буранда, Без икәү урамда
Бу ак төн гөмерлек бер ядкәр.
КУШЫМТА
Яңа ел кичендә, ак карлар эчендә
Адаштык ахры без, адаштык
Сихри ай нурында, мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
Сихри ай нурында, мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
Яңа ел кичләре, керсез саф хисләрне
Гөмергә бер җепкә бәйләде.
Коела ап-ак кар бу ак төн ак ядкәрь
Каеннар шаһите вәгъдәнең.
КУШЫМТА
Яңа ел кичендә, ак карлар эчендә
Адаштык ахры без, адаштык
Сихри ай нурында, мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
Сихри ай нурында, мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
Шамил и Айгуль Бариевы еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2