Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Шамил Әхмәтҗанов һәм Ания Туишева - Галиябану | Текст песни

Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән?
Тәрәзә ачып карап калды,
Галиябану, сылуым, иркәм,
Әллә ярата микән?

Йөрмә егет өй артында
Төнлә йөргән эзләр бар,
Көн дә килмә, көн аша кил
Хәлим, бәгырем, җанкисәгем,
Әнкәемнән сүзләр бар.

Урамыгыз чыккан чакта
Баганага абындым.
Минуты - ай, сәгате - ел.
Галиябану, сылуым, иркәм,
Шул кадәрле сагындым.

Тәрәзә төбем каты бал,
Ашыйсың килсә ватып ал.
Сөюләрең чынлап булса
Хәлим, бәгырем, җанкисәгем,
Тәрәзәдән тартып ал.

Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кисәсең?
Кара кашың, кара күзең,
Хәлим, бәгырем, җанкисәгем,
Кем бәхетенә үсәсең?

Кара кашың, кара күзең,
Галиябану, сылуым, иркәм,
Кем бәхетенә үсәсең?

Шамил Әхмәтҗанов һәм Ания Туишева еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-