Pesni.guru - сайт для Гуру
ГУЛЬБАНУ
1.
Ак бүрегем бар дисең,
Нигә аны кимисең?
Сөйгән ярым бар дисең,
Нигә аны сөймисең?
Кушымта:
Э-һе-һей, Гөлбану,
Көн дә яныңда булам!
Көндә-көндә, айлы төндә
Яннарыңда мин булам!
2.
Акмы синең кигәнең,
Күкме синең кигәнең?
Уйнамыйсың да көлмисең,
Юкмы әллә сөйгәнең?
3.
Ишек алды түгәрәк.
Очып йөри күбәләк.
Берсе - озын, берсе - кыска
Үбешәләр чүгәләп.
4.
Ишек алды тал-тирәк.
Талга сандугач кирәк.
Озын буйлы егетләргә
Кыска буйлы кыз кирәк.
Другие названия этого текста
- Шахзод Розметов - Гульбану (0)
- Шәһзат - Гөлбану (0)
- Шахзат - Голбану (путьсез жыр)))) (0)
- Шахзод Розметов - ай-яй Гульбану (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1