Бураннарны ерып кайткып киләм
Инде күрәм өйнең утларын.
Күңел белән тоям әнкәемнең
Шәм кабызып йөргән кулларын.
Ышыкламыйм диеп башын игән
Өй алдында әнкәй шомырты.
Еллар үттем, бураннарны кичтем,
Якты биреп торды шәм уты.
2. Тормышыма якты юллар теләп
Әнкәй шәм яндырып куйгандыр.
Газиз балам исән йөрсен диеп
Уйларында өмет коргандыр.
3. Кая гына барсам минем истә,
Күз алдында шәмнең ялкыны.
Бәлки шуңа мине урап уза
Дөньялыкның гамьсез салкыны.
Ераклардан сәламемне алып
Өй алдымда көтә шомыртым.
Әнкәй көтә сүндермичә генә
Хәтирәләр тулы шәм утын.
Шэм уты. Айдар Галимов. Гузелия кое.Венер Фаттахов сузлэре еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1