Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җырлый:<<Сорашлы>> фольклор-төркеме һәм Лидия Әхмәтова - <<Җөгерөп төштөм су буена>>... | Текст песни

Җөгреп төшсәм су буена ик ала каз утыра
Инәсе буа буадыр, кызы калпак җуадыр;
Кыз янына төшкән эйем, күсәк алып куадыр;

Кугач киттем чарасыз, атым җиктем чанасыз;
Мин ул кызны шулай сөям, әйтергә дә чамасыз.

Алдым кулга думбыра, киттем урам буена;
Думбырасы кирәк түгел, кызлар керә уема.

Барырыйым җул белән, киртә буйы хут белән,
Бер гөнагым юк көйөнчө өстерттеләр эт белән.

Этен алдым пычакка, кызын алдым кочакка.
Карауылчы карт әбейне төртөп җыктым почмакка.

Думбыраны ташладым, кызын коча башладым,
Думбыра сынды чарт итеп, кызын үптем ялт итеп.

Такмагы такмак икән, бейергә җайлы икән
Такмак әйтеп биюләре үзе бер бәгет икән.


Другие названия этого текста
  • фольк группа (рук. Геннадий Макаров, Лидия Ахметова) г.Казань - Жöгрöп тöштöм су буйына. Нагайбакские частушки. Записано от участников ансамбля Сарашлы (Остроленко) (0)
  • Җырлый:<<Сорашлы>> фольклор-төркеме һәм Лидия Әхмәтова - <<Җөгерөп төштөм су буена>>... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-