Яшьлек урамнары,
Тулы хыяллары,
Без — шатлыкка туймас исәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр.
Безнең менгән атлар,
Еллар, аргамаклар,
Көмеш тезген, алтын йөгәннәр.
Уфа юкәләре
Онытмаслар әле,
Чәчәк ата-ата сөйләрләр.
Гомер ике килми,
Утлар ике сүнми,
Без — мең янып тик бер сүнәрләр.
Уфа юкәләре
Безнең хакта да әле
Яфрак коя-коя сөйләрләр.
Другие названия этого текста
- Ruslan Biktashev - Уфа юкәләре (DarMan project) (0)
- Ruslan Biktashev / Руслан Бикташев - Уфа юкәләре (DarMan project) (0)
- Җырлый:Айбулат Гафаров (1968.06.08.-2009.09.09)... - <<Уфа юкәләре>>... Язма:6 июнь, 2006 елгы... (0)
- Ruslan Biktashev - Уфа юкәләре (DarMan project) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1