Кыр казлары очты, күрдегезме?
Һаваларга менеп киткәнен?
Кыр казы
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.
Беләсеңме, дустым, сизәсеңме
Аерылулар килеп җиткәнен?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.
Балалы ла казлар су эчендә,
Баласызлар суның читендә.
Кыр казы
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.
Аерылабыз, дустым, сизәсеңме?
Сагынырсыңмы мине чит илдә?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.
Җырлый:Алинә Прокофьева (1990.09.09)... еще тексты
Другие названия этого текста
- Айгөл Сагынбаева - Кыр казы ( татар халык җыры ) (1)
- Айгөль Сагынбаева - Кыр казы ( татар халык җыры ) (0)
- Айгөль Сагынбаева - Кыр казы (0)
- Айгөл Сагынбаева - Кыр казы ( халык җыры ) (0)
- Җырлый:Алинә Прокофьева (1990.09.09)... - № 10. <<Кыр казы>>... Язма:10 октябрь, 2010 елгы... (0)
- Айгөль Сагынбаева - Кыр казы ( татар халык җыры ) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1