1) Егет егетлеген итә: ат эчерә буранда.
Әлләли-бәлләли! Ат эчерә буранда. Әлләли-бәлләли! Ат эчерә буранда.
Йөрәгем дә чыдый алмый – чыгып җырлыйм урамга. Әлләли-бәлләли! Чыгып җырлыйм урамга. Әлләли-бәлләли! Чыгып җырлыйм урамга.
2) Ак бу затның ап-пагы ла ал чәчәкне таптамас. Егетләрнең акыллысы үз-үзен лә мактамас.
Әлләли-бәлләли! үз-үзен лә мактамас. Әлләли-бәлләли! үз-үзен лә мактамас.
3) Ай-hай, егет, бигрәк чибәр! Кылануың килешә. Синең кебек матур егет морадына ирешә.
Әлләли-бәлләли! морадына ирешә.
4) Безнең йортта индер капка ачыла да ябыла. Акылы булган егетләргә матур кызлар табыла.
Әлләли-бәлләли! матур кызлар табыла. Әлләли-бәлләли! матур кызлар табыла.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1