Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Зәңгәр күлгә көндә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсең.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең.
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен.
Җырлый:Гали Галиев еще тексты
Другие названия этого текста
- Җырлый:Гали Галиев - <<Зәңгәр күлмәк>>... (0)
- Раиль Бикбаев - Зәңгәр күлмәк (Татар халык жыры) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1