Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җырлый:Георгий Ибушев - <<Исеңә төшәр әле>> Керәшен таталары җыры... | Текст песни

Алмалары, чияләре
Кызарып пешәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Алма пешә, җиргә төшә,
Үз вакытында өзмәсәң.
Алым минем, гөлем минем,
Димәс идем, сөймәсәм.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Ал чакларын, гөл чакларын
Сизмәссең, үтәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Җырлый:Георгий Ибушев еще тексты


Другие названия этого текста
  • Татар халык җыры - Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе) (0)
  • Җырлый:Георгий Ибушев - <<Исеңә төшәр әле>> Керәшен таталары җыры... (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1