Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җырлый:Ильяс Халиков (1983.08.03)... - № 02. <<Булат җыры>>... Гөлшат Зәйнәшева (1905.05.05.-1980.08.08.) сүзләре, Сара Садыйкова (1905.05.05.-1985.08.05.) көе... Язма:4 апрель, 2004 елгы... | Текст песни

/«Зәңгәр шәл» мелодрамасыннан/

Дусларым, каңгырып кайттым,
Дусларым, ерак илләрдән,
Шахтерлар — батыр егетләр,
Дусларым, сәлам әйттеләр:
Матур кызларга, якын дусларга,
Син дә, кодача, өлешсез калма…

Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Сөйгән яр, бәгырем, хәлеңне,
Сөйгән яр, белә алмыйча,
Зарыгып, үскән җирләргә,
Зарыгып чит-ят илләрдә
Сәгатьләр үтте ай-еллар булып,
Раушандай йөзен күрә алмыйча.

Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Егетләр, мин йөргән җирләр,
Егетләр, мин күргән илләр
Еракта, җылы якларда.
Еракта — кыш булмый анда.
Батыр шахтерлар ай яктысында
Тимер, күмерләр казыйлар анда.

Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Менә шул таза эшчеләр
Менә шул җирдә эшлиләр.
Дусларым, нык билләренә,
Дусларым, фонарьлар тагып,
Тезләнеп ятып, тирән базларда,
Кәйлә уйнатып, эшлиләр анда.

Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.

Җырлый:Ильяс Халиков (1983.08.03)... еще тексты


Другие названия этого текста
  • Салиһ Сәйдәшев - Булат җыры (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2