Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.
Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?!
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.
Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.
Җырлый:Мария Маслова-Макарова еще тексты
Другие названия этого текста
- Җырлый:Мария Маслова-Макарова - <<Картаямыни соң йөрәк>>?!. (0)
- Альфия Авзалова - Картаямыни соң йөрәк (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1