Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Зәңгәр елгалар чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәл ябынган,
Иркәм, синең кебек.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.
Эзләдем, бәгырем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.
Җырлый:Раяз Фасихов (1983.03.08)... еще тексты
Другие названия этого текста
- Җырлый:Илһам Шакиров - <<Эзләдем, бәгърем, сине>>... Хәсән Туфан сүзләре, Сәйяр Хәбибуллин көе... (1)
- Илһам Шакиров - Эзләдем, бәгърем, сине (0)
- Җырлый:Раяз Фасихов (1983.03.08)... - <<Эзләдем, бәгърем, сине>>... Язма:2 июнь, 2016 елгы... (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2