Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Җырлый:Фән Вәлиәхмәтов - "Герман көе"... Язма:1987 елгы... Тальян гармунда:Фән Вәлиәхмәтов... | Текст песни

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Җырлый:Фән Вәлиәхмәтов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Җырлый:Фән Вәлиәхмәтов - "Герман көе"... Язма:1987 елгы... Тальян гармунда:Фән Вәлиәхмәтов... (1)
  • Фән Вәлиәхмәтов - Герман көе. Татар халык җыры (0)
  • Вадим Захаров - Герман кое (минус) (0)
  • Фэн Вэлиэхмэтов - Герман кое Вариант 2 (Исполнялась в годы ВОВ) (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1